Ел саен 18 декабрьдә Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова белән әңгәмә кордык. Бүгенге вәзгыять, эш нәтиҗәләре, идарә хезмәткәрләре алдында торган бурычларга багышланган язманы хәзер сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.










