Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдинг директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырыш барышында нефть химиясен алга таба үстерү өчен кызыклы проектлар тәкъдим ителде.
Нефть химиясе сәнәгатендә ясалма фәһем куллану турында доклад белән Россия Фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты Максим Федоров чыгыш ясады.
«Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры Сергей Косковский видео һәм тепловизион мониторинг һәм аналитика системасын тәкъдим итте.
«Яңа технологик торыш элементы буларак термоакустика» темасына доклад белән техник фәннәр докторы, МИРЭА (Мәскәү) Россия Технология университеты профессоры Олег Федосеев чыгыш ясады.
Россия Фәннәр академиясенең А.Ф.Иоффе исемендәге физика-техника институты (Санкт-Петербург) директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Павел Брунков энергетика секторында импортны алмаштыру проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән проект тәкъдим итте.
Татнефтехиминвест-холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин 2026 елга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләренә һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына җибәрелә торган углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеген карауга һәм раслауга тәкъдим итте.










