Иртәнге чыгарылыш
ИртәгәТатарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасы була.
25 декабрьдән Казанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында ведомствоара «Чыршы» профилактика операциясе уза
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең заманча җиһазландырылган перинаталь үзәген ачуда катнашты. Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды. Әлмәттә күп балалы ике гаиләгә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Шәһәрнең җәмәгать транспорты паркы 15 автобус белән тулыланды.
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» да энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.










