20 нче декабрьдә Татар җыры фестивале тамашачыларына нинди бүләк әзерли?
Казан шәһәренең мәдәни башкала дип атау юктан гына барлыкка килмәгән. 20 нче декабрдә тагын бер ел вакыйгасы — Татар җыры фестивале. Берсеннән-берсе талантлы җырчылар барысы да бер сәхнәгә җыела.
Шулай ук тамашачыларга әле билгеле булмаган, сәхнәдә беренче адымнарын атлаган яшь артистлар, кунаклар да чыгыш ясый дип хәбәр итте оештыручылар. Ике тугандаш халык арасында дуслык күперенә әверелгән Татар җыры фестивале, әле күптән түгел генә Башкортостанның башкаласында гөрләп узды. «Уфа-Арена» стадионында 8 меңнән артык тамашачы җыелды. Уфада юбилей елы , ягъни 10 нчы тапкыр уздырылса , Казанда 20 декабрьдә 26 нчы тапкыр үтә. Ел вакыйгасы Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә кичке сәгать биштә башлана.









