Татарстанда грипп авыру очраклары арта. Татарстанда октябрь аенда Гонконг гриппы ачыкланган. Ул тиз арада хәл бетә, температура күтәрелә.
Бүгенге көндә башка штаммларга караганда ешрак очрый. Ул шулай ук башка штаммнар кебек үк куркыныч, еш кына катлауланулар тудыра — пневмония, бронхит, йөрәккә дә авырлык килергә мөмкин. Һәм дәвалануга начар бирелә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, балалар гриппны авыр кичерә. Шуңа күрә табиблар профилактика чараларын үтәргә киңәш итә.










