Казанда күренекле татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләйне искә алдылар.
Габдулла Тукайның әдәби музее, даими рәвештә шагыйрнең мохите, даирәсе турында төрле чаралар оештыра. Шуларның чираттагысы кичәТукайның замандашы, күренекле татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләйгә багышлана.
Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй әдәбиятка лирик шагыйрь булып килеп керә. Илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә аңа сәясәт белән дә шөгыльләнергә туры килә. Сәгыйть Сүнчәләйнең дөньяга карашларына, фикер ныклыгына, иҗатының камиллегенә Габдулла Тукай да йогынты ясый. Шагыйр рус һәм чит ил классик язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, аерым алганда рус классиклары Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Лев Толстой, чит ил язучылары Джордж Байрон, Фридрих Шиллер, Виктор Гюго әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Әлеге чарада Сүнчәләйнең тормышы, иҗаты белән таныштырып калмыйча, аның 1914-1937 елларда туганнарына, кызына, хатынына язылган хатлары белән дә танышып булды. Аларны Галисгар Камал исемендәге татар академик театры артистлары укыды.
Хатлар бүгенге көндә Милли музей фондларында һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында саклана.
Тагын бер кызыклы факт, шагыйр оста итеп скрипка һәм мандолинада уйнаган. Кызганыч, фаҗигале утызынчы елларда Сәгыйт Сүнчәләй кулга алынып 1937 елда атып үтерелә. Чулпан Әмири, Ирек Хәмидуллин. Татарстан Яңалыклары.









