Кадерле дусларыбыз, яңа көнне без гаҗәеп кызыклы һәм бай иҗат белән очрашып башлап китәргә булдык. Хәзер игътибарыгызга шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Аннары “Онытылмас моңнар” сәхифәсендә сез татар музыка сәнгатендә якты эз калдырган Исмәгыйль Һилаловка багышланган язма тыңларсыз.










