Радиосериал.
Нардуган бәйрәме көннәренә килеп кердек, дуслар! Татар гимназиясе укучылары Гөлназ белән Камил шушы бәйрәмнең тарихын, аның йолаларын өйрәнгәннәр. Өйрәнгәннәр дә, хәзер инде әтиләренә өйрәтәләр. Әтиләре белән бергә әниләре, дәү әтиләре белән дәү әниләре дә өйрәнә. Нәтиҗәдә бик тә файдалы һәм кызыклы дәрес килеп чыга.










