Елның иң мөһим вакыйгаларның берсе, Россия Президенты Владимир Путин белән берләштерелгән “туры элемтә”һәм йомгаклау матбугат конференциясе узды.
Ә үрнәк булырлык мисаллары күп. Шул исәптән Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дус-тату яшәвен дә билгеләп үтте Владимир Путин ел нәтиҗәләрен чагылдырган матбугат конференциясендә. Милләтара һәм динара хезмәттәшлек, ел саен Казанда үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумында да ачык сизелә, чөнки Ислам хезмәттәшлеге оешмалары белән эшчәлекнең нигезе- Казан .
Владимир Путин ирешкән нәтиҗәләрдә республика җитәкчеләрнең роле зур. Беренче Президент Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнехановның Болгар ислам академиясен булдыруга һәм үстерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Бүген анда магистрлар, ислам фәннәре докторлары, дөнья дәрәҗәсендәге теологлар әзерләнә.
Киләсе елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана.
Туры линия аша 3 миллионнан артык сорау килде. Ярты миллионы MAX аша бирелде. Президент билгеләп үткәнчә, MAX мессенджерын булдыру — цифрлы суверенитетка ирешү юлында мөһим адым. Өстәвенә, Россиядә телефон белән бәйле мошенниклык очраклары — 7, ә бу гамәлләрдән ил халкына килгән зыян 33 процентка кимегән.
Турыдан-туры элемтә барышында «Геройлар вакыты» программасы турында да сүз кузгалтылды. Нәкъ менә Татарстан беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәүләт хезмәтенә әзерли башлады. Социаль өлкәдә иң күп сораулар хезмәт хакы, ташламалы дару турында һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагыла. Владимир Путин бала карау пособиеләрен өч яшькә кадәр озайту ихтыяҗын канәгатьләндерде.
Димәк, киләчәктә Россиядә туучылар коэффициенты артыр дигән өмет бар.
Зур сөйләшү 4 сәгать ярым дәвам итте. Сораулар арасында шәхси тормышка кагылышлылары да булды. Мәсәлән, Владимир Путин нәрсәгә ышана һәм 200 елдан соң Россия ничегрәк үзгәрәчәк дип тә кызыксындылар.
Мин илнең әйдәп баручы югары технологияле булуына ышынам һәм тиздән Мәскәү — Казан югары тизлекле магистраль проекты гамәлгә ашырылачак дип билгеләп үтте Владимир Путин соңгы сорауга җавап биреп.
Мөршидә Җиһан, Диана Дасаева. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.









