Киләсе 2026 нчы ел-күп кенә күренекле татар мәгрифәтчеләренең юбилей елы. Алар арасында Муса Җәлилнең 120, Фатих Әмирханның 140, Хади Такташның 125, Габдулла Тукайның 140 еллыклары билгеләп үтелә. Республикада аларга багышланган чаралар инде оештырыла башлады. Әйтик, шушы көннәрдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Чигү бизәкләрендә Тукай» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аны беренчеләрдән булып без дә күреп кайттык.
Күргәзмәдә Казанның 7 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм анда укып чыккан балаларның, алтын җеп белән чигү техникасында Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган эшләре тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә, Татарстан Мәдәният министрлыгының «Халык иҗаты – яңа технологияләрдә» дигән грант проекты кысаларындагы йомгаклау чарасына багышланды.
«Чигү бизәкләрендә Тукай» күргәзмәсе- әдәби музейның һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең беренче генә уртак проекты түгел. Узган ел «Гаилә» күргәзмәсе оештырылды. Гомүмән, Сәнгать мәктәбе- сәнгати тирән белемле һәм иҗатка сәләтле балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә зур игътибар бирә, укучыларда мәдәни гореф-гадәтләрне тирәнтен аңлауны үстерә.
Дөрестән дә, «Чигү бизәкләрендә Тукай» күргәзмәсе бөек шагыйрнең шигърияте геройларының сихри дөньясына алып керә, персонажларны сурәтләүдә кулланылган алтын җепләр аша, гадәти булмаган яктылыкны күрсәтә.
Чулпан Әмири, Алексей Ратников, Татарстан яңалыклары.









