Яңа ел чыршысын бизәү өйләребезгә шатлык өләшә, күңелле мәшәкатьләр гаиләне берләштерә. Яңа ел уенчыклары тылсымлы бәйрәмнең символы булып тора. Ә останың күл җылысын саклаучы уенчыклар гаилә ядкаренә әверелә.
Ватандашыбыз Альбина Нуретдинова күрше Мари Иленнән. Казанда еш була. Ата-бабалары каны тартамы, татар мөхите ме, төгәл генә үзе дә әйтә алмый. Ә бәлки ул бирегә илһам өчен килә дер, чөнки Альбина курчаклар ясаучы оста.
Балалары тугач Альбина кабат кулына энә-җеп ала. Баштан йомшак уенчыклар, соңыннан курчаклар тегә. Аларның килеп чыгышы белән кызыксына башлый. Мамыктан ясалган борыңгы уенчыкларны күргәч, алар Альбинаның күңелең мәңгегә яулый. Бу эштә иң мөхиме мамыкны тоя белергә кирәк, ди кул остаты.
Һәр бер уенчык кабатланмас. Ике бертөрле курчак ясыйм дисәң дә, барыбер килеп чыкмый икән. Альбина ел саен яңа юнәлеш уенчыклар уйлап табырга тырыша. Быелгы коллекция әбиләребезгә багышлана.
Дәү әнисен искә алганда Альбинаның күзләре ирексездән яшьләнә. Шуңа да дыр татар милли ашларын тотып торучы әбиләр, Яңа ел уенчыклары аеруча күңелләргә хуш килерлек килеп чыккан.
Вак детальләрне ясарга Альбинаның әтисе булышлык итә.
Оста һәр бер уенчыкны исемен, буен, ясалган вакытын күрсәтелгән паспорт белән тулыландыра.
Альбина Нуретдинованың милли рухтагы кабатланмас Яңа ел курчаклары чыршы бизәге дә, буыннан-буынга тапшырылучы ядкарләр дә.
Эльза Әхмәтҗанова, Алексей Ратников. Татарстан яңалыклары.










