Кукмара районының Каенсар авылында мәктәпне, балалар бакчасын hәм китапханәне бер урынга берләштергәннәр.
Мондый уникаль мөмкинлек Кукмара районы Каенсар авылында яшәүчеләр өчен барлыкка килде. Яңартылган бинада хәзер укырга һәм тәрбия бирергә барлык шартлар да тудырылган. Теманы Кукмарадагы хәбәрчебез Миләүшә Хаҗиева дәвам итә.
Каенсар авылында балалар бакчасы 1989 елда төзелгән. Ләкин монда капиталь ремонт булмаган. Балалар өчен шартлар да башка иде, диләр хезмәткәрләр. Балалар бакчасын һәм мәктәпне берләштерү турындагы хәбәрне алар шатланып кабул иткәннәр. Чөнки бу тәрбия бирү өчен күбрәк мөмкинлекләр ача, диләр.
Мәктәп хезмәткәрләре дә яңа бина булганга сөенәләр. Ләйсән Закирова биредә 30 елга якын башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Яңа мәктәптә эшләү дә башкача, ди.
Куп функцияле узәктә эшли торган тагын бер бина – ул китапханә. Элек ул халыкны китаплар белән җирле мәдәният йортында тәэмин иткән.
Яңа күпфункцияле үзәк авыл үсешенә инновацион якын килүдән гыйбарәт, бер урында Югары сыйфатлы белем алуны һәм мәдәни мөмкинлекләр бируне тәэмин итә.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.









