Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» АҖ карамагындагы республика матбугат редакцияләренә автомобильләр алу өчен сертификатлар тапшырды. Редакцияләргә 48 Lada Vesta һәм бер Lada Aura автомобилe бирелде.
«Бу машиналар сезнең редакцияләргә оператив бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Сез табып, тараткан мәгълүмат идарә карарлары һәм республика җитәкчелеге өчен бик мөһим. Моннан тыш, бу кешеләрнең кәефен аңларга һәм нинди юнәлештә барырга кирәклеген белергә ярдәм итә», – диде Миңнеханов редакторларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Рәисе автомобильләрне сак һәм игътибарлы йөртергә киңәш итте. Машиналарны яңа «Миллениум Панорама» кунакханәсе янында тапшырдылар, шуннан соң 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе башланды.
«Бүгенге шартларда республикада булган вакыйгаларны тулы күләмдә яктыртуда журналист өчен мобильлек бик мөһим. Бу машиналар элеккеләргә караганда зуррак: аларга камера белән утыру һәм газеталарны тарату уңайлырак», – диде «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Тантаналы чарадан соң редакцияләр машина йөртүчеләре үз редакцияләренә яңа машиналар белән китте.










