Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театры янындагы паркта Яңа ел чыршысында һәм «Бияләй» ярминкәсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бияләй» ярминкәсе 8 гыйнварга кадәр эшләячәк. Ул Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан халкы һәм кунакларының ялы өчен төп мәйданчыкларның берсе буларак күзаллана.










