Башкалабыз Казанда традицион Республикакүләм Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм чарасы «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында оештырылды. Бу – Яңа ел алдыннан үткәрелә торган иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Быел бәйрәмдә 9 меңгә якын бала катнашты. Уку, иҗат, спорт һәм җәмәгать тормышында актив катнашучылар, төрле ярышларда,фестивалләрдә җиңүчеләр, махсус хәрби операицядә катнашучыларның балалары, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Быел бәйрәмнең төп темасы булып кыш көне республика рәисе башлангычы белән уза торган «Күрше» фестивале булды. Шулай ук кунаклар өчен бәйрәм тамашасы, арена эчендә һәм урам да төрле тематик мәйданчыклар оештырылды. Барлык балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.










