Балык Бистәсеннән репортаж. Җирле шагыйрьләр китабын тәкъдим итү.
Бүгенге тапшыруыбызны җырлы-моңлы, шигъриятьле төбәк – Балык Бистәсе якларыннан әзерләдек, чөнки нәкъ менә биредә, Үзәк китапханәдә районда иҗат итүче 7 җирле ир-ат шагыйрьнең шигырьләре тупланган “Күңел кайтавазы” дигән җыентык тәкъдим ителде. Әлеге эшне күренекле шагыйрь, популяр җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов башлап йөргән. Хәтерегездә булса, әле күптән түгел генә шушы залда җирле хатын-кыз шагыйрәләрнең иҗат җимешләреннгән торган “Күңел халәте” җыентыгы тәкъдим ителгән иде.
Җыентыкны төзүче-мөхәррир Вазыйх Фатыйхов әйтүенчә, җирле авторларның иҗатларында халыкчан аһәң бар. Бүгенге тапшыруда без әлеге җыентыкка шигырьләре кергән авторлар белән якыннанрак танышырбыз. Кичәне идея авторы, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов үзе алып барды.










