Кадерле дусларым, Яңа ел бәйрәмнәрен тагын да ямьләндереп башланып киткән кышкы каникул күз ачып йомганчы диярлек узып та китте. Үзегез беләсез: иң озын һәм җаваплы чирек башланды. Бүгенге тапшыруда яшүсмерләр мәшгульлеге турында сөйләшәбез. 2026 елның Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын күз уңында тотып, бу темага без күбрәк игътибар юнәлтәчәкбез.










