Фатиһ Кутлуның “Кардәшлек кадере” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе (17.01.2026)
Татарстан Язучылар Берлегенең Тукай клубында язучы һәм тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның “Кардәшлек кадере” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Төркиядә туып-үскән төрек егете Фатиһ Кутлу 90 еллардан башлап үз язмышын Татарстан белән бәйли. “Кардәшлек кадере” дә 30 еллык тарихның җимеше дип билгеләп үтте ул. Китапның авторы белән хәбәрчебез Айзилә Батырханова да аралашып кайтты.









