Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаетен уздыру көннәре турындагы Указны имзалады. Ай календаре һәм Ислам дине гореф-гадәтләре нигезендә Ураза гаете 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Корбан гаете 27 майга туры килә.
Татарстанда 2025 елда грипп һәм башка инфекцияләр белән авыручылар саны арткан.Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. Кызамык белән авыручылар дүрт тапкырга, бума ютәл белән чирләүчеләр 14 тапкырга кимегән.
Казанда Бәшир Рамиев исемендәге ИТ-паркта республика Экология һәм Урман хуҗалыклары министрлыкларының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Анда катнашучыларга Татарстанның экологиясендә һәм урман хуҗалыгында инновация проектлары күргәзмәсе тәкьдим ителде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә республика вице-премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хәмди Шаабан белән очрашты. Алар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Сибур” компаниясенең «Казан органик синтез» предприятиесе, экология төбәк иҗтимагый фонды һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге су объектларын саклау турындагы килешүне имзалады.
2026 елның 18 февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае башлана. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.










