Хәерле көн, Татарстан! (20.01.2026)
«Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте. Бу турыда әсәрне сәхнәгә куючы режиссёр – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Рамай Вафин сөйләр.








