Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына быел 140 ел тула. Чиксез талант иясе, көчле шәхес буларак әдәбият тарихында гына түгел, милләт язмышында да зур роль уйнаган күренекле милләтләшбезнең иҗатына һәм тормышына багышланган чаралар башланып китте инде. Әлбәттә, Габдулла Тукайның туган ае булган апрельгә вакыйгалар аеруча күп планлаштырылган. Бүгенге тапшыруда без аларның иң кызыклылары, эчтәлеклеләре турында сөйләшербез. Әңгәмәдәшебез Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова.










