8-10 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе IX тапкыр үткәрелә. Диктантта теләгән һәркем катнаша ала, аны елдагыча онлайн язу мөмкинлеге дә тудырылган. Тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
diktant.tatar
Катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы, уртача һәм җиңел дәрәҗәләр. Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин була. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерде. Бу, беренчедән, башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнә. Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Анда якынча 300 кешегә урын була. Шулай ук анда Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырыла. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнгән.









