Быел татар театры тарихында истәлекле елларның берсе. Татар театрының дөньяга яралыуына – 120 ел! Димәк, үз тапшыруларыбызда шушы тарих, аның күренекле шәхесләре турында ешрак сөйләрбез. Шул уңайдан тиздән өр-яңа проектыбыз да башланып китәчәк. Болары – киләчәктә торган зур эшләребез. Безнең яңалыклардан хәбәрдәр булыгыз!
Ә бүген исә татар театры тарихына бөек трагик артист буларак кереп калган Мөхтәр Мутинның якты истәлеген искә алырбыз.
Татар театры тарихына бөек трагик артист дип кереп калган Мөхтәр Мутинның тууына – 140 ел. Бу сүзләр театр белгечләре тарафыннан башкарган рольләрен искә алып әйтелсә дә, аның язмышына да бик тә туры килә.
Милләтебезнең күренекле улы турында белү өчен без Татарстанның халык артисты, театр белгече Луара Шакирҗановага мөрәҗәгать иттек.









