Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан Татарстан халкына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Бүгенге көндә Татарстан – яшәргә, эшләргә, гаилә корырга уңайлы шартлар тудырылган әйдәп баручы төбәк. Федераль үзәкнең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ярдәме, татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада югары икътисадый үсеш тизлеге саклана, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра. Татарстан Республикасы Конституциясе җәмгыятьне берләштерүдә гаять мөһим роль башкара, бу исә махсус хәрби операция вакытында аеруча зур әһәмият ала. Бу тантаналы көндә сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм игелек телим диелә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.









