Бүген олы бәйрәм – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Һәм шул вакыттан бирле без бу көнне зурлап бәйрәм итәбез.
Студиябезгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланы чакырдык.










