Казанда онкология һәм трансплантология өлкәсендә даруларның фармацевтика субстанциясен җитештерүне эшләтеп җибәрәләр. Элек аларны чит илдән сатып алсалар, яңа предприятие бөтен Россияне компонентлар белән тәэмин итәчәк. Җитештерүне Казан Федераль Университеты базасында җәелдерәләр.
Фармацевтика субстанциясе — таблеткадагы гамәлдәге матдә. Цехта аңа ярдәмче компонетлар өстиләр, таблеткага форма бирәләр, тышча белән каплыйлар. Россиядә мондый субстанцияләрнең 7% ын гына җитештерәләр, ешрак — чит илдән сатып алалар. Үз формуласын Казан фармацевтлары тәкъдим итте.
Онкологиягә каршы һәм әгъзаларны трансплантацияләгәндә дарулар өчен 9 төр фармсубстанцияне җитештерәләр. Актив матдә компонентларын Казан федераль университеты белгечләре үстерә — җитештерүне Университет базасында ачалар.
Илебез фармсубстанцияләре нигезендә препаратлар Кытай һәм һинд аналогларыннан күпкә яхшырак, һәм арзанрак була. Елына 200 киллограммга кадәр җитештерәчәкләр, беренче партия яз көне әзер була.
Казан җитештерүчеләре — Россиядә беренче. Планнарда — җитештерү тулы циклы булган дарулар исемлеге йөрәк, имунлы авыруларны дәвалау өчен даруларны киңәйтергә һәм әзерләргә.
Диана Дасаева, Фәрит Җәләли һәм Николай Осуховский, Татарстан яңалыклары.









