Күренекле театр режиссеры, СССРның халык артисты, Россия һәм Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты, «Алтын битлек” иясе, Академик Марсель Хәким улы Сәлимҗановка 90 ел тулуны татар җәмәгатьчелеге зурлап билгеләп үтә. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Чаралар Яңа Татар зиратында Марсель Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр кую белән башланып китте. Галиәскар Камал театрында юбилей уңаеннан «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең премьерасы тәкъдим ителде. Казанның Чехов урамы, 53 енче йорт адресы буенча Марсель Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы булып узды.
Марсель Сәлимҗанов 36 ел дәвамында Камал театрының алыштыргысыз баш режиссеры булып тора. Театрга бик күп яңалыклар алып килә. Ул спектакльләр аша тамашачыны тәрбияләү, җәлеп итү, уйландыру ниятеннән туктаусыз эзләнә, дөнья халыкларының күпьяклы сәхнә традицияләрен өйрәнә һәм, аларның татарның милли рухына туры килгәннәрен аерып алып, театрга яңа уен алымнары кертә.
М.Сәлимҗанов төрле жанрдагы 100дән артык әсәрне спектакль итеп сәхнәгә чыгарган режиссер буларак хәтерләргә кереп калды. Чаралар Галиаскар Камал театрында Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе белән тәмамланачак.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.










