Күренекле язучы, прозаик Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында искә алу кичәсе узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина репортажында
Кичә язучының автобиографик булган «Өй салуның ние бар…» повестеннан театраль күренешләр, аның әсәрләре, шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Фаил Шәфигуллин тормышның төбеннән, бар авырлыкларны үз җилкәсендә татып, әдәбият күгендә йолдыз булып атыла да, иҗатының дөрләп янган чагында фаҗигале төстә вафат булган шәхес.
Фаил Шәфигуллинның иҗади мирасын барлау бүгенге көндә дә дәвам итә. 4 томлык «Сайланма әсәрләр»е чыга башлаган. «Ике томы дөнья күргән инде.
Ул диңгезләрдә йөзеп, заводларда эшләгәннән соң әдәбиятка килгән язучы. Ул – күңеле белән шагыйрь, колачы белән прозаик була.
Фаил абыйның иҗатына, рухына багышланган бу матур кичә милли әдәбиятебезнең көзгесе.
Кичәдә Фаил Шәфигуллинның иҗатташ дуслары, гаиләсе, якыннары, язучылар, җырчылар, Татарстанның сәнгать әһелләре катнашты.
Ләлә Зәйнуллина, Илдар Гәләветдинов, Татарстан яңалыклары.









