Америка танкы Абрамсны Көнбатыш экспертлары тишелми торган броня дип ышандырырга тырышса да, безнең армия танкны аны сафтан чыгарган. Хәзер трофей Казан үзәгендә куелган. Күргәзмәдә барлыгы 14 хәрби техника күрсәтелгән.
Һәр экспонат янында дошман техникасын кем һәм нәрсә белән тармар ителүе тасвирлаган стенд урнаштырылган, анда куар-код аша видеосын карарга мөмкин. Моңа төшенергә экспонатларда хәрби техниканы җыю никадәр авыр булуын ишетеп түгел, күреп белгән хәрби хезмәткәрләр дә ярдәм итә. Аларга Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов экскурсия өчен рәхмәт белдерде.
Россия геройларына да экскурсия уздыралар. Күргәзмә безнең армиянең никадәр көчле булуын күрсәтә, диләр.
Кулга алынган ату кораллары да тәкъдим ителгән. Шунда ук контракт буенча хәрби хезмәтнең мобиль пункты урнаштырылган. Теләге булган һәркем оборона министрлыгы белән контракт төзү турындагы мәгълүматны белә ала.
Күргәзмә меңъеллык мәйданда тәкъдим ителгән. Барлыгы күчмә экспозициядә Россиянең 10 төбәгеннән миллионнан артык кеше булган. Казанда исә беренче көнне генә дә 8 меңнән артык кеше килгән. Күргәзмә 19нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә, теләге булган һәркем иртәнге сәгать10нан кичке 4кә кадәр килеп карый ала.
Алия Галиуллина, Максим Бахарев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.









