Шушы көннәрдә Казанда «Тау Фест» Өченче гаилә китап фестивале узды. Бу Россия һәм Белоруссиянең танылган язучыларын, шулай ук рәссамнарны һәм укучыларны бер мәйданчыкка җыйган мөһим мәдәни вакыйга.
Фестивальнең исеме тау сүзеннән алына, ургә менү, алга атлау, бу аңлашыла да, чөнки проект яшь буында китап уку, гаиләләрне кызыксындыру ниятеннән чыгып оештырыла.
Фестивальдә Россия шәһәрләреннән 30 нәшрият тәкъдим ителде. Китап фестиваленең төп максаты гаиләдә уку культурасын булдыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучылар кызыксынуын арттыру.
Танылган балалар язучылары һәм яшүсмерләр өчен китаплар авторлары белән, рәссамнар белән иҗади очрашулар, остаханәләр, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар карау, бер урында төрле яшьтәгеләр өчен 50 дән артык күләмле чара оештырылган иде.
Башка еллардан аерлмалы буларак быел беренче тапкыр рәссам-иллюстраторлар арасында оештырылган күргәзмә урын алган. Әлеге бәйгедә беренчелекне алган, аның рәсемен фестивальнең эмблемасы итеп алган Салават Нигъмәтов та биредә иде.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Бәхетле тарихлар” хәйрия фонды оештырды.
Алия Галиуллина, Николай Осуховский, Татарстан яңалыклары.









