Казанда 17нче “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы үз эшен тәмамлады. Быел анда 13 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 400 делегат катнашты. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тулырак алдагы язмада.
“Кем ул эшмәкәр? Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше. Үзен үзе туйдыра. Һәм бүтәннәргә дә эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре – Сезнең хезмәтегез – ул безнең милләтнең көчле булуында бик зур өлеш –дип башлады сәламләү сүзен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Бердәмлек авыр вакытта сынала. 2024 елда Оренбург өлкәсендә Язын көчле су басу булды. Табигать казасы аркасында күп йортлар, инфраструктура объектлары зыян күрде, кешеләр бер нәрсәсез калды. Саннар теле белән әйтсәк: 37 мең кеше, 14 мең йорт, 70 торак пункт су басудан зыян күрде дип сөйләде үзенең чыгышында Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 28 мең литр су таратылан.
Өч көн дәвам иткән форумда делегатлар экскурсия белән Татарстанның Менделеевск шәһәрендә булды. Районның алдынгы заводлары һәм киләчәккә төзелгән планнары белән танышты.
Кемнән генә сорасаң да делегатлар форум эшчәнлеге белән бик кәнәгать калганнар.
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Айзилә Батырханова, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары









