Илнең әйдәп баручы мәгърифәтчелек үзәкләренең берсе дип бүген Владимир Путин Казан федераль университетын атый. Дәүләт башлыгы хезмәткәрләрне, студентларны югары уку йорты төзелүгә 220 ел тулу белән котлады.
Университетта уку эшләре дәвам итсә дә биредә бәйрәм рухы, студентларның кәефе күтәренке.
Россиянең иң борынгы университетларының берсе Александр I указы белән 1804 елда гамәлгә куела. Император университетының беренче җыелмасында нибары 33 студент була. Ике гасыр эчендә университет төрле фәннәр, мәдәният, сәясәт өлкәсендә дистәләгән күренекле шәхесләр чыгара.
Танылган чыгарылыш укучылары исемлегендә яңа исемнәр хәзер үк языла. Мисал өчен, бу лабораториядә студентлар төрле роботлар өчен программа әзерли.
Монда иң кирәкле өлкәләрнең берсе — айти-белгечләр өчен кадрлар әзерлиләр. Мәгълүмат технологияләре институты белән иң яшь директорларның берсе Михаил Абрамский җитәкчелек итә.
Биредә 16 институт, 2 факультет, 2 югары мәктәп, 260 лаборатория һәм дистәләгән фәнни үзәк эшли. 53 меңнән артык студент белем ала. Магистр Назифу Ялимулати Кытайдан килгән.
Илнең иң борынгы университетларының берсенең юбилее уңаеннан бәйрәм атна дәвамында узачак, төп вакыйга — җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы җомга көнне опера һәм балет театрында узачак.
Алия Галиуллина, Эльвира Фәйзуллина, Фәрид Җәләлия, Татарстан яңалыклары.









