Биредә күп кенә идеяләр һәм тәкъдимнәр турында фикер алыштылар: гуманитар ярдәмне җибәрү эшен ничек яхшыртырга, безнең каһарманнарга алгы сызыкта беренче чиратта нәрсәләр кирәк? Тулырак алдагы язмада.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле, волонтерлык хәрәкәте безнең армия һәм илнең терәге булды.Башкалабызда Татарстанның 15 эре гуманитар берләшмәсе,үзләре җитештергән һәм аларны алгы сызыкка җибәргән эшләнмәләрне тәкъдим итте. Алар арасында дроннар, квадрокоптерлар, хәрби киенәр, тимер мичләр, окоп шәмнәре урын алган.
Татарстанның гуманитар багланышлар күргәзмәсендә челтәрләр үрү, хәрби техника өчен детальләр ясау, ә кайберләре хәтта үз коралларын булдырып, очу аппаратларына кадәр эшли.
Гуманитар форумның пленар утырышында Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Мөһим мәсьәләләр арасында — фронтның иң кискен ихтыяҗлары, гуманитар ярдәмне оештыру, бизнес һәм хакимият арасында багланышлар, шулай ук Казанда патриотик тәрбия системасын үстерү. Боларның барсы өчен дә координация советы оештырыла.
Татарстаннан үз зонасына һәм азат ителгән территорияләргә җибәрелгән ярдәмнең күләме билгеле түгел. Чөнки кечкенә авылларда урнашкан берләшмәләрдән алып башкала үзәкләренә кадәр ярдәм итәләр. Шунсы бәхәссез- бары тик бергә генә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп була.
Чулпан Әмири, Злата Захарова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан Яңалыклары.









