“Калебеңдә ни сер бар?” Дәрдемәнднең тууына 165 ел.
Кичә, 23 ноябрь көнне, татар халкының бөек шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, алтын приискалары хуҗасы, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан күренекле химаяче Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиевнең тууына 165 ел тулды. Әдәбият сөючеләргә ул шагыйрь Дәрдемәнд буларак мәгълүм. Шушы юбилей уңаеннан Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Дәрдмәнд: шәхес, шагыйрь, фикер иясе” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Татарстан һәм Башкортстан галимнәре, язучылар катнашты. Бүгенге тапшыруыбыз әлеге чараның дәвамы кебегрәк булыр. Чөнки шушы түгәрәк өстәлдә фикер әйткән өч күренекле шәхесебезне студиягә чакырдык. Кунакларыбыз – Татарстанның халык шагыйре, Россия Фәдерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, әдәбият галиме һәм язучы, филология фәнншәре докторы Фоат Галимуллин һәм Казан кооператив институтының Татар Мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Абдуллина.










