Казанда Казан университетына нигез салучы император Александр беренчегә һәйкәл куелды-аны ачу тантанасы вузның 220 еллыгы уңаеннан узды. Бүген шулай ук күренекле педагогларны, хезмәткәрләрне, университетны тәмамлаучыларны бүләкләделәр.
Александр Беренченең раслау грамотасыннан Казан Император, хәзерге Федераль Университеты тарихы башлана. Бүген югары уку йорты яңадан император күз алдында-университетның 220 еллыгына аллеяда Александр беренче бюстын урнаштырдылар.
Императорның бәяләп бетергесез өлеше турында университетның Гыйльми советында да үсеш курсын билгеләде дип сөйләделәр : классик Россия мәгарифе традицияләрен онытмаска һәм аларны алга этәрергә.
Укытучыларның КФУның югары статусына керткән өлеше турында да сөйләштеләр, Дәүләт бүләкләре белән билгеләп үттеләр.
Ләйлә Минһаҗева 32 ел гомерен татар теле кафедрасында эшләүгә багышлады. Туган телгә булган мәхәббәтен студентларга бүген дә тапшыра.
Казан университеты укытучыларының тәҗрибәсенә бүген чит илләрдә дә ихтыяҗ зур — мисал өчен КФУның Мисырдагы, Үзбәкстандагы филиаллары. Өченче филиалны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ачалар, Килешүне Гыйльми совет утырышында төзиләр.
Миңназыйм Сәфәров,Диана Дасаева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.









