Яшел Үзәннән «Сугышчан туганлык» төркеменнән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китте. Исемле посылкалар, төзелеш материаллары, хәрбиләр соравы буенча җиһазлар.
Йөк белән хәрбиләрнең алты бүлекчәсен һәм медицина частен колачларга тырышалар. Һәр тартма-имзаланган, исәпкә алынган һәм конкрет кешегә билгеләнгән. Алар тагын да күбрәк ярдәм итәргә тели — максировка ятьмәләре үрә, коры душ, окоп шәмнәре ясыйлар. Чик сакчылары берлеге мәктәпләр белән тыгыз эшли — йөк җибәрүдә актив ярдәм итәләр һәм моны үз бурычы дип саныйлар. Ничәнче тапкыр озату өчен машинаны Горький исемендәге завод бирә, ә илтә баручыларга командировка языла. Махсус операциянең ике елында Яшел Үзән районыннан гомуми авырлыгы 190 тоннадан артык булган 45 конвой җибәрелгән.









