Яшел Үзән районында Дәүләт Советының беренче, икенче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты, “Майский” теплица комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиевны искә алу чаралары узды. Комбинат территориясендә Илшат Ганиев бюстын һәм “Майский” теплица комбинаты тарихы музеен ачуга багышланган тантана булды. Чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, “Майский” теплица комбинаты коллективы катнашты. Бу көннәрдә Илшат Ганиевның тууына 70 ел тула. “Пар канатлар” тапшыруының чираттагы чыгарылышында күренекле җитәкче һәм уникаль кеше Илшат Ганиев гаиләсенә багышлап моннан ун ел элек хәзерләнгән тапшыру кабатлап бирелә.










