Бүген 25 нче ноябрьдә башкалабызда «Шәрык базары Казанда” халыкара милли мәдәният фестиваленең тантаналы ачылышы була. Төп чаралар 30 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә. Шәрык базары — ул Россиядә бердәнбер зур музыкаль фестиваль, һәм бөтен көнчыгыш дөнясыннан талантлы башкаручыларны берләштерә. Быел фестивальдә 50дән артык илдән һәм Россия төбәкләреннән күпсанлы артистлар һәм бию коллективларының катнашуы көтелә. Иртәгә Каракалпак мәдәнияты көннәре уздырыла. Ә 30 нчы ноябрда Гала концерт оештырыла.
Әлеге масштаблы проект Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан фәннәр академиясе, президентның мәдәни багланышлар фонды, Юнеско тарафыннан хупланды.









