Башкалабыз Казанда Шәрык базары халыкара милли мәдәният фестивале дәвам итә. Аның кысаларында бу көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясендә, «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге заман торышы һәм үсеш перспективалары» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Эшлекле чарадан Ләлә Зәйнуллина язмасы.
Төрки халыкларның сәнгәте дуслык һәм иҗат аша ныгый. Татарстан һәм Казаныбыз – Россияне, Европаны шәрык дөньясы белән тоташтырып торучы күпер. «Казандагы Шәрык базары» фестивале көннәрендә Татарстан Республикасы кабат милли мәдәниятләр, дөнья мәдәниятләре үзәгенә әверелде.
Фестивальнең географиясе дә елдан ел киңәя. Быелгы чара уртак тамырларыбызны, мәдәни багланышларны тагы да баетуны уртага салып, җитди сөйләшү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырды. Әлеге чара Татарстанда милләтара татулыкның, үзара хезмәттәшлекнең матур бер үрнәге.
Быел әлеге чарада Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасыннан 65 кешелек иҗади делегация килгән. Быел фестивальдә 30 чит ил һәм Россиянең 20 төбәге катнаша.
Иртәгә «Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында Каракалпакстан мәдәнияте көннәре үткәрелә. Татарстанда соңгы тапкыр ул 1981 елда узган.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.









