Республика хастаханәләрдә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. Бу елның әлеге чорына гадәти күренеш, дип белдерделәр Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.
Үпкә ялкынсынуының иң киң таралган симптомнары – температураның 38 градустан югары күтәрелүе, йөткерү, сулыш алуы авырлашуы. Мондый симптомнар барлыкка килгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә. Шулай ук сәламәтлек саклау министрлыгында, салкын тиюнең башлангыч билгеләре чагылганда, өйдә калырга һәм инфекция таралуны булдырмас өчен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрмәскә чакырды. Исегезгә төшерәбез, Казанның ике мәктәбе, укучылар арасында үпкә ялкынсынуы очраклары аркасында дистанцион укуга күчте. Казан Мәгариф идарәсендә билгеләп үткәнчә, шәһәр мәктәпләрендәге вәзгыять тотрыклы булып кала бирә.









