«Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Многоликая Россия» 15 нче бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурска Россиянең 26 төбәгеннән 700дән артык эш килде. Алар арасында, Мордовия, Башкортостан, Дагыстан, Коми, Саха Республикалары бар.Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Җиңүчеләр арасында безнең Татарстан телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар.Телепроект номинациясенндә “Уйнагыз, гармуннар” тапшыруы 3 нче урынга, “Наследие” фильмы 1 урынга лаек булды. Шулай ук радиотапшыру циклы номинациясендә радио коллегаларыбыз 2 урынга чыкты.
“Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында 500 мең сумлык гран-прины «Самара» телерадиокомпаниясе алды.









