7 декабрьдә Казанда татар әниләренең беренче форумы булачак. Анда “Әниләр марафоны” проектына йомгак ясау планлаштырыла. Шул уңайдан үткәрелә торган “Пар канатлар” тапшыруында “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина һәм җаваплы сәркатиб Динара Әхмәтова катнашачак, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










