Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Аның түр башында – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев. Ул — танылган җырчы, озак еллар Казан дәүләт мәдәният институтының татар хорын җитәкләгән педагог, бик күп җырчыларга вокал сәнгате серләрен өйрәткән уктучы, татар һәм башкорт халык җырларын, татар композиторларының классик әсәрләрен хор өчен эшкәрткән композитор.










