«Күрше хакы». Йомгаклау чыгарылышы.
Тапшыруыбызны сөенечле хәбәрдән башлыйбыз. Безнең зур җиңүебез бар! “Многоликая Россия” Бөтенроссия журналистлар конкурсында катнашып, “Күрше хакы” тапшыруы зур җиңүгә лаек булды. “Иң яхшы радиотапшылар циклы” номинациясендә икенче урын безнеке!
Тапшыруыбызны юкка гына “Күрше хакы” дип атамадык, чөнки элек-электән безнең халыкта: “Күрше хакы – тәңре, ходай хакы дигән гыйбарә яшәп килә. Бу уңайдан тормыш итә-итә расланган бер хакыйкать искә төшә: бер-береңнең телен белү – дус-тату яшәүгә юл ача. Үз күршеңнең телен, гореф-гадәтләрен белү – иң зур хөрмәт билгесе дип саныйбыз. Моны безнең “Күрше хакы” тапшыруы каһарманнары тагын бер кат раслады.










