Дирижер, Татарстанның халык артисты Хәсби Фазлуллинның тууына 115 ел.
Күренекле дирижер, кларнетчы, педагог, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсби Вәли улы Фазлуллинның тууына 13 декабрьдә 115 ел тула. Тапшыру халкыбызның рухи дөньясын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән шушы олы шәхеснең истәлегенә багышлана.










