Буа ветеринария техникумы республикабызда дан тоткан уку йортларның берсе. Анда сыйфатлы, тирән белемнәр генә биреп калмыйча, егет-кызларны төрле ярышларда катнаштыралар. Ә тырыш студентлар, үз эшен яраткан укытучылар һәм яңалыкка омтылган, үз канаты астындагылар өчен янып-көеп торган җитәкче бер юнәлештә эшләсәләр, билгеле, тырышлык бушка китми – җиңүләр алып килә.
Әлеге техникум Татарстан белән генә чикләнмичә, илкүләм проектларда да үз көчен сыный. Һәм менә нәтиҗәсе: 20- 24 ноябрьдә Мәскәүдә уздырылган Студентлар отрядларының Бөтенроссия слетында һөнәри белем бирү оешмалары арасында җиңүче дип Буа ветеринария техникумы табылды. Сөенечле яңалык моның белән генә тәмамланмый, 26 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Киров шәһәрендә «Ел студенты — 2024» Россия милли премиясе финалында Буа ветеринария техникумы студентлары – Илья Овчиников һәм Айгөл Садыйкова “Елның иң яхшы патриотик берләшмәсе” номинациясендә җиңү яуладылар. Әлеге вакыйгалардан читтә кала алмадык, җиңүчеләрне үзебезнең студиябезгә кунакка чакырдык.










