Бу тапшыру Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге бүләкне беренче булып алган мәшһүр җырчы, моң алиһәсе Фәридә Кудашеваның якты истәлегенә һәм республикабызда билгеләп үтелә торган Гаилә елына багышлана.
Фәридә Кудашева 1920 нче елның 15 нче декабрендә дөньяга килеп, 2010 нчы елның 9 октябрендә, 90 яше тулар алдыннан бакыйлыкка күчкән иде. Бу язма моң алиһәсе рухына дога булып ирешсен.










