Күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулуга багышланган хатирәләр кичәсе булып узды. Чарада М. Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” дигән нәфис фильм күрсәтелде. Соңыннан әдип һәм галим турында аның элеккеге хезмәттәшләре, студентлары, туганнары истәлекләрен сөйләде. Кичәдә шулай ук 2025 елда телевидение экраннарына чыгачак “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча төшерелгән сериалдан өзек тә күрсәтелде (режиссеры – Александр Далматов).
Бүгенге тапшыруыбызда сезгә шул кичәдән репортаж тәкъдим итәбез. Иң беренче итеп, “Без – кырык беренче ел балалары” фильмыннан өзек тыңлап үтәргә чакырабыз. Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскаров, сценарий авторы – Әлфирә Мәһдиева, продюсеры Миләүшә Айтуганова.










