Гыйнвар ае – Яңа ел башы – без яшәп узган елдагы уңышларны, казанышларны, башкарылган эшләрне барлап, хәтердә яңарта торган бер чор. Югалтуларны да. Әйе, кызганыч, бу фани дөньяда табышлар һәм югалтулар үрелеп бара – Ходай аны шулай яралткан.
Узган 2024 татар халкы өчен иң зур югалтулдарның берсе – милләтнең сөекле бер улы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның дәүләт премиясе лауреаты, Татарстаның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Таҗетдиновның мәңгелеккә китеп баруы булгандыр.
Бөек актер гыйнвар аенда дөньяга килгән. Хәзер яңгыраячак тапшыру аның якты рухын искә алып тәкъдим ителә. Сезне Язучы Фирдәвес Әһлиянең “Йөрәкнең соңгы кылы” дигән документаль әсәре буенча эшләнгән “Ай тулган төндә” исемле радиокомпозиция тыңларга чакырабыз.










