Дүшәмбе көнне, ягъни 20 нче гыйнварда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасын рәсми ачу тантанасы булды. Мәдәният хезмәткәрләренең ел йомгакларына һәм 2025 елда алда торган бурычларга багышланган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, башка рәсми затлар, әдәбият, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, күренекле артистлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бүген без театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Туфан Миңнуллин катнашында әзерләнгән тапшыруны кабатлыйбыз. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын.










